Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сикәлтәле юллар аны бәхетенә илткән

Адәм баласы дөньяга аваз салган көннән башлап соңгы көнгә кадәр тормыш дигән зур диңгездә йөзә. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул иң беренче чиратта, әти-әнисенә һәм укытучыларына бурычлы. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Кырмыскалар - ояларында, балыклар - суларында, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле укытучыларга дога укып торырлар», - дигән. Сүзем...

Кеше бәхетен урау юллар аша таба диләр, мөгаен, Илдария апа белән дә шулай булгандыр. Бүген ул 50 яшьлек юбилеен кадерле тормыш иптәше, балалары янәшәсендә хөрмәтле әни булып каршы ала. Ә бит кайчандыр, сикәлтәле тормыш юллары аның тормышында да була...

Югары Субаш авылы кызы кечкенәдән укытучы булырга хыяллана, мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаганнан соң, педагогика училищесына укырга кереп, балачак хыялын тормышка ашыра.
Хезмәт юлын Түнтәр мәктәбендә башлап җибәрә. Эше белән бергә читтән торып укып, югары белем алуга да ирешә. Дөрес, икенче туган йортына әйләнгән Түнтәр мәктәбеннән китеп, чит шәһәрдә белем бирергә дә туры килә аңа. Тормышының сикәлтәле вакыты да шул вакытка туры килеп, тормыш иптәше белән юллары аерыла аның. Улы Илнар белән ялгызы калгач, Илдария ханым күпме төн йокыларын йокламаганын үзе генә беләдер. Сабырларны бәхет үзе эзләп таба, шатландыра шул.

Рамил абый Габдрахманов Түнтәр авылыныкы. Тормыш иптәше гүр иясе булып, кечкенә балалары белән тол калгач, ул сынауларга бирешми, яшәргә көч таба. Балалары әни назы күрми үскәнгә генә күңеле борчыла аның. Шуңа да тәвәкәлләп, ул вакытта Түбән Камада яшәүче Илдарияне алып кайтырга була. Ике каерылган канат, өч бала. Каршылыкларны бергә җиңеп, ир белән хатын да бер-берсен аңлап яшиләр. Балалар да «әти-әни» сүзен рәхәтләнеп әйтә, ә читтән генә балаларының бәхете өчен Рамил абыйның әнисе Рауза апа сөенеп йөри. Ниһаять, алар йортында да янәдән сөенеч һәм куанычлар урнаша. Рауза апаның гына гомере озын булмый, алай да кадерле әни буларак, килене һәм улы кулыннан соңгы юлга озатыла.

Укытучыларны икенче әни, дип бик еш әйтәләр. Бу исә нәкъ Илдария Бариевна хакында әйтелә кебек! Ул утыз еллык стажлы укытучы, Түнтәр мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын үти, тарих фәненнән белем бирә. Илдария Бариевна хезмәттәшләре арасында олуг хөрмәткә лаек шәхес. Һәрбер укучыны үз балаларыдай күреп якын итүе, үзен балаларга төпле белем бирүгә багышлавы, бик тыныч һәм масаерга ярата торган кеше булмавы өчен әти-әниләр дә, укучылар да ярата һәм ихластан хөрмәт итә аны.

Укытучы - иң беренче чиратта, балаларның керләнергә өлгермәгән, чиста, ак кәгазьдәй саф күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыклары салучы. Бүгенге заман күзлегеннән чыгып карасаң, бу һөнәр җиңелләрдән түгел, ләкин Илдария Бариевна үз эшен яратып башкара, шуңа күрә хезмәтеннән канәгатьләнү алып яши. Районда ул үз эш алымнары булган алдынгы укытучы. Аның укучылары арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: укытучылар, игенчеләр, бухгалтерлар... Инде үзләре дә зур кешеләр. Бүген дә әле алар яратып, үз итеп: «Апа, безгә Сезнең киңәшегез кирәк иде», - дип, Илдария апаларына мөрәҗәгать итәләр. Инде үзләре дә яраткан апаларына терәк булырга тырышалар

- Минем тормыш иптәшем кебек хатын-кызлар сирәк ул. Кечкенәдән ике балама чын ӘНИ була алды. Аларга бервакытта да салкын караш сизмәдем. Шуңа да ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Икенче елга кавышканыбызга да 20 ел була, ә бергә тора башлавыбыз әле генә кебек.

50 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларының игелеген күреп, тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була
Кайгыларың булса - югала.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен
,
дип тели тормыш иптәше Рамил, балалары Раил-Эльвира, Илнар, Рамилә-Рифнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250