Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда шөреп боргыч аркасында 51 яшьлек ир-ат тереләй янып үлгән

Мәрхүмнең идәндә шәүләсе генә калган.

11 декабрьдә  Алабуга шәһәрендә биш катлы йорт фатирында кухня гарнитурына ут капкан. Бу вакытта фатир хуҗасы — 51 яшьлек ир-ат йоклап яткан булган. Бичара шунда гарнитурдан чыккан зәһәр төтеннән һәлак булган. Төтенне нибары биш тапкыр иснәве аны үлемгә китергән, дип яза «Челнинские известия». Фатирда чыккан янгынны сүндерүгә сигез коткаручы һәм өч берәмлек техника җәлеп ителгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе электр җиһазыннан, тәгаенләп әйтсәк, шөреп боргычтан дөрес файдаланмауга бәйле. Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсеннән кисәтелгәнчә, фатирга янгын сүндерүне кисәтү турында сигнал бирүче прибор урнаштырылса, фаҗигагә юл куелмаган булыр иде.

Чыганак: 

erid: 2VtzqwTSgT9

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше язмышы

erid: 2VtzqwTSgT9