Балтачтан Гарифҗан абый Мөхәммәтшин шалтырата: "Фәния, - ди, - син бервакыт миңа бер бик матур сүз әйткән идең". Шундый кеше күңелендә калырлык яхшы сүз әйтү үземне дә әллә нишләтеп җибәрде, сөендем. Сиздерәсе килми, әле һаман телемә салынмакчымын: "Бер генәмени?" - дигән булам.
- Юк, юк, - ди. - Син һәрвакыт минем иҗатка игътибарлы булдың. Ә менә "Балтач энциклопедиясе"нә әйткән сүзләрең... Хәтердә, берәү дә синең кебек итеп әйтә алмады бугай. Шуны кабатлый алмыйсыңмы, җае да чыгып тора, туган көн...
Мин бу хезмәт турында бик рәхәтләнеп сөйли дә, яза да алам. Һәм мин аны еш кына исемә төшерәм, кулланам, башкаларга үрнәк итеп китерәм. Әгәр районнар үзләренең энциклопедияләрен эшлиләр икән, ул һичшиксез Балтачныкы кебек булырга тиештер. Кү-ләме бер хәл, башкалардан аермасы шунда: ул мәдәният йортлары, бишьеллык алдынгылары, коммунистлар турында гына язмый (ул бит әле 1977 елдан ук район партия комитетында хезмәт куя), "Балтач энциклопедиясе"н алдынгы фикерле муллалар, дин-челәр, мәчетләр тарихы белән баета. Бу хезмәтне чын мәгънәсендә әдәпле, динле, иманлы кеше эшләгәне сизелеп тора. Байтак энциклопедияләр, район тарихларын күргән булды, ә фикерем үзгәрмәде. Шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның бөтен Балтач районына чын һәйкәле, зур хезмәте бу.
Кыска шигырь остасы
Аның турындагы сүзне һичшиксез шагыйрь дип башларга кирәктер. 1941 ел дип тә язып куйсаң, барысы да ачыклана кебек. Сугыш чоры баласы. Эче тулы шигырь. Бик тә шагыйрь буласы килә. Үз-үзен җиңеп, физик булырга укырга китә. Физика, математика аңа иң җиңел фән булып тоела. Ә шигырьне укымыйча да язып була, дип уйлый. Студент елларында ук шигырьләре басыла. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким белән якыннан таныша, шигърияткә алар фатихасы белән аяк баса. Үзе исә юллама белән Мамадыш районына физика-математика укытучысы булып китә. Ә инде өлгереп җиткәч, үз районына укытучы булып кайта. Эшен ярата, аны яраталар. Бик тиз күреп алалар, мәктәп директоры итеп тә куялар. Оештыру сәләте ташып торганга, райком секретаре урынбасары була ул. Менә шундый югары вазыйфада шагыйрь булып кара әле син. Ә бит Гарифҗанның шигырьләре кыска гына, гади генә кебек тоела. Ул физик кына түгел, ул - лирик. Әнә шул кыска дүртьюллык халыкчан шигырьләрен фәлсәфәгә төреп тәкъдим итә ул. Укып кара, дигәндәй, салмак, тыныч кына. Укыйсың да уйга каласың. Ул үзе аларны робагый дип атый. Һәм алар - чын мәгънәсендә шул жанрның җимешләре.
Озын-озын поэмалар язарга алар вакыт кайдан алсын? Табарлар, төн йокламаслар иде дә, укучыга кирәкме соң ул, укыйлармы? Юк дип беләм, ә кыска шигырьне укыйлар, фәлсә-фи, тирән мәгънәле, халыкчан, чын йөрәктән чыккан булса укыйлар. Японнарда да гомер буе өчьюллыклар модада, тормыш алга китсен, яшәү матур, мәгънәле булсын өчен, безгә дә кыска шигырьләр кирәктер.
Керим әле урманнарга
Гарифҗан абый турында язарга алынгач та мин аның белән очрашып тормадым. Язасы сүзләрем болай да хәттин ашкан. "Керим әле урманнарга" дигән җырына да баш иеп үтәсем килә. Ул моннан 30-40 ел элек язылган бугай. Җыр китабында басылып чыгуына да - 27 ел. Шул гомердән бирле аның иң затлы җырчыларыбыз башкаруында сәхнәдән төшкәне юк. Илһам абый җырлады, Хәйдәр, инде менә Филүс Каһиров башкара. Филүс җырлый, күз алдында - Хәйдәр. Киң маңгай, дулкын-дулкын чәч, бераз арткарак киткән дәү баш, моңы, тавышы сыймаган киң күкрәк, сөбеханаллаһ, кайдан чыга урман шавы?! Бу җыр аныкы, бары аныкы гына. Ә ул бит иң башта Гарифҗан Мөхәммәтшин йөрәгендә яралган. Ул аны иң өлгергән мәлендә, дөньяның, язмышның төбенә төшеп, нишләргә белмәгәндә язгандыр. Милләт язмышы, төзәлми торган үкенечләрнең сулкылдап әрнүе... Урманнарга керү түгел, әллә ниләр эшләрсең. "Сөйлим әле моңнарымны", - ди шагыйрь. Бәлки серләремне дияргә кирәктер, башлап шулай дигәндер. Сер булгач, сандугач баласы аңлармы? Композитор үзгәрткәнме? Ничек тә килешә! Татар йөрәге, шагыйрь йөрәге тоташ сагыштан тора. Ярый әле ак каенлы урманнарыбыз бар. Каен урманында төнлә дә якты була.
Керим әле урманнарга,
Урманның карасына... - ди шагыйрь.
Сикереп суларга төшәрсең,
Янса яшь йөрәккәең, - дими бит.
Яралы йөрәгенә дәва эзли, ул аны таба да. Эшләгән һәр игелеге йөрәгенә дәва бирә.Үлемсез җыр менә шулай туа ул. Шагыйрь Гарифҗан, композитор Рөстәм Яхин һәм, әлбәттә, җаны аша үткәреп җырлаучы-башкаручы, тамашачыга җиткерүче Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Филүс Каһиров...
Сүзен дә, көен дә үзем яздым, үзем башкарам, дип халык каршына чыгып баса алучылар бу җырны тыңлаганда нишли икән?
"Алтмышлап җырым бар", - ди Гарифҗан абый. Мин берсенә баш иям. Җае булганда да, булмаганда да җанымда шул җырны йөртәм. Күңелемә хуш килә, йөрәк яраларыма дәва бирә.
Ач аю биеми
Университетны тәмамлагач, миңа "Азат хатын" журналында күренекле журналистлар, талантлы язучылар, кызыклы шәхесләр белән эшләргә, өйрәнергә, яшәргә насыйп булды. Әле алай гына да түгел, журналның коммунистлары язучылар белән бер оешмада тора. Журнал Язучылар берлегенә буйсына, бөтен киңәшмәләр, бәйрәмнәр бергә. Журналда Кояш апа Тимбикова, Мәдинә апа Маликова, Габдулла абый Шәрәфетдинов, Диләрә апа Зөбәерова эшли. Эшли генә түгел, боларның яшь чаклары. Баскан җирдән ут чыгаралар. Соң шулай булмый! Журналның тиражы гына да - 400 мең. Болар болай, сүз уңаеннан чыга. Сүз бит "Азат хатын" журналы һәм язучылар турында. Менә шуларга Балтачтагы райком секретаре урынбасары Гарифҗан Садыйковичны китереп тоташтырырга, ялгарга кирәк. Болай шаярып кына язам, Гарифҗан абый беркайчан да һаваланмады дип беләм.
Шулай да бу - аның байлыкка хуҗа чаклары. Шуңа күрә дә Яңа ел ярминкәләре алдыннан иң юмарт, иң изге кешегә әйләнә. Чехов базарында иртәгә балтачларның ярминкәсе дигән көнне ул сәгатен, минутын билгеләп, язучыларны, журналистларны, сәнгать әһелләрен кичке алтыдан соң базарга чакыра. Бал, карабодай, ит, каз, казның эче-башы (бусы - иң кирәге, Габдулла абый Шәрәфетдиннең иң яратканы), дерелдәвек пешерергә тананың тез башы. Иртән сатарга бит бик аз әйбер кала, шуның өчен өстәмә район бирәләр. Ул чактагы юклык белән бүгенге муллык җир белән күк арасы. Үзара мөнәсәбәтләр дә шулайрак инде. Ул чактагы район хакимияте башлыклары урынбасарларының иң яхшысы булгандыр. 30 елдан артык шул эштә эшләде, район халкының гына тормыш-көнкүрешен кайгыртып калмады ул, иҗат әһелләренә дә гомер буена ярдәм итеп яшәде. "Районның җаваплы җитәкчеләреннән берсе буларак, төбәктә милли әдәбиятны, сәнгате-безне пропагандалау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә зур оештыру һәм гамәли эшләр алып бара", - дип яза аның турында "Әдипләребез" дигән китап.
Тәрҗемәче дә әле ул
Була шундый кешеләр: бар белгәне эш була. Гарифҗан абый турында болай әйтергә мөмкинме? Миңа калса, ул бик тыйнак кеше, шуңадыр күрәсең, эше дә бәрәкәтле, тыныч, матур бара.
Инде менә 15 елга якын мин ул тәрҗемә иткән китапны сатам. Йосыф Тауаслының "Утыз рамазан вәгазе" дигән китабы бу. Гарифҗан абый төрекчәдән аны "Вәгазьләр: әдәп, әхлак" дип тәрҗемә итте. Без бастырып чыгардык. Аның матурлыгы, рәхәтлеге. Бер вәгазьне генә укып куйсаң да - җан рәхәте. Тәрҗемә -тәрҗемә инде ул, диярсез. Әмма бу китап шагыйрь прозасы дәрәҗәсенә җиткерелгән. Җырлап тора, истә кала. Ул аның өчен әҗерен дә уч тутырып алмады, Аллаһ ризалыгы өчен эшләде. Һичшиксез, бу инде аның өчен сәдака җәриядер. Савабы балаларына да җитәрлектер, шулай булса иде. Гарифҗан Мөхәммәтшин төрек язучысы Әхмәт Бөекаганың "Газаплы күченү" дигән тарихи романын да тәрҗемә итте. Бәхет эзләп чыгып киткән татарлар турында. Әйе, безнең тарих, без белергә тиеш тарих.
Үзе әйбәт, чын кеше булгач, Гарифҗан абыйның хатыны Асия ханым да, балалары да әйбәт. Мактаулы исемнәре, премияләре дә, "Хезмәттәге батырлык өчен" медале дә бар. Балалары да - чын татар, нәселне дәвам иттерәләр.
Менә шулай пар канат белән бүгенгә килеп җитү, үз өендә имам булып намаз укыта алу - Аллаһының рәхмәтедер. Коръәндәге "Мәрьям" сүрәсенең 15 нче аятенә кушылып: "Гарифҗан абый, синең туган көнең дә, үләсе көнең вә яңадан кубарылып, тереләсе көнең дә сәламле-котлы булсын", - диясе килә. Бу сүзләрне теләсә кемгә атап булмый, ә менә Га-рифҗан Мөхәммәтшинга әйтеп була. Чөнки аның йөрәгендә - милләт ярасы. Ул гомере буена шуңа дәва эзли.
("Ватаным Татарстан", /№ 150, 12.10.2016/)
Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт
Нет комментариев