23 апрель көнне Айнур белән Рәзинәнең уллары туды
Айнур Газиев белән Рәзинә Төйфәтуллина узган ел гаилә корганнар иде. Быел менә, Гаилә елында, уллары якты дөньяга аваз салды.
Язмыш бу ике парны сырхаулары белән сынаса да, алар тормыш сынауларын җиңеп, алга баручы көчле рухлы шәхесләр булып кала алдылар. Улларын тигезлектә, татулыкта үстерергә язсын аларга, исән-сау яшәсеннәр, бәхетле булсыннар. Сөйкемле сабыйга да бәхетле киләчәк телибез.
Нет комментариев