24 май көнне Асия апа һәм Радик абый Закировлар, аларның балалары Гөлнара белән Рамил районның мөмкинлекләре чикле балалары өчен "Чын күңелдән" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырдылар.
Бу бәйрәм һәр ел саен балаларыбыз күңелендә истәлекле, зурлап сөйләрлек хатирәләр калдыра. Закировлар гаиләсенә олы, чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезгә рәхмәтләрнең ниндиен генә әйтсәк тә аз кебек тоела. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, эшләрегездә зур уңышлар теләп калабыз. Гомер юлларыгыз сикәлтәсез булсын, кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Ихлас теләкләр һәм рәхмәт хисе белән Балтачтан Гөлшат Хәбибуллина
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев