Әхмәдуллиннар гаиләсе «Туганнар — яратканнар» форумында катнашты
Җәмгыять

Әхмәдуллиннар гаиләсе «Туганнар — яратканнар» форумында катнашты

«Туганнар — яратканнар» форумы гаилә кыйммәтләренә һәм балаларны тәрбияләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булды

Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештырган "Туганнар — яратканнар" Бөтенроссия гаилә форумы узды. 

Балтачтан Әхмәдуллиннар гаиләсе форумда актив катнашучыларның берсе булды. Чара кысаларында алар башка гаиләләр белән танышып кына калмадылар, төрле мастер-классларда, дискуссияләрдә һәм иҗади активлыкларда катнаштылар.

«Туганнар — яратканнар» форумы гаилә кыйммәтләренә һәм балаларны тәрбияләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булды. 

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев