Балтачта 2018-2019нчы елларга кабул ителгән бюджетка ни өчен  үзгәрешләр кертелгән? (+фото)
Җәмгыять

Балтачта 2018-2019нчы елларга кабул ителгән бюджетка ни өчен үзгәрешләр кертелгән? (+фото)

Өченче чакырылыш Балтач район Советының унҗиденче утырышы узды

Район авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр катнашында узган утырышта көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

– Балтач муниципаль районының 2017 елгы социаль-икътисади үсеш фаразларына төзәтмәләр кертү һәм 2018 елга, 2019-2020нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары;

– Балтач муниципаль районының 2017 елга, 2018-2019нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү;

– Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше;

– Балтач муниципаль районының 2018 елга, 2019-2020нче елларның планлы чорына бюджет проекты;

– Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль вазифалар биләүче затлар, биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру Нигезләмәсенең үз көчен югалтуын тану турында;

– Балтач муниципаль районында 2015-2020 елларга мәгариф үсешенә һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән Программаны тормышка ашыру барышы.

Утырышны район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллин алып барды.

Автор фотолары

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


сессия

Нет комментариев