Балтачта паспортлылар артты
Җәмгыять

Балтачта паспортлылар артты

Балтач районының яшь гражданнарына мөһим документ тапшыру тантанасы узды.

Районның ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яше тулган 10 укучыга паспорт тапшырылды. Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада Балтач районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Рамил Хафизов котлады, матур теләкләрен җиткерде. Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде.


паспорт тапшыру

Нет комментариев