Район башлыгының «Казан Экспо»да мобилизацияләнгән якташлар белән очрашуы турында хәбәр иткән идек инде.
Бу якшәмбедә исә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре егетләр каршында зур концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
Район башлыгы мобилизацияләнгән райондашларның гаиләләре хакында да онытмый. Ул һәр атнаның сишәмбе көнендә гаилә вәкилләре белән очраша, аларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынып, борчыган проблемалары хакында сорашып тора.
- Районда егетләрнең гаиләләренә ярдәм даими булачак, без аларны ташламабыз, – ди район башлыгы.
Гөлйөзем Маннапова фотолары
Нет комментариев