Бүген Балтач гимназиясендә истәлек тактасы куелды (+фото)
Җәмгыять

Бүген Балтач гимназиясендә истәлек тактасы куелды (+фото)

«Батырлык» ордены кавалеры, 2009-2018 елларда Балтач гимназиясендә белем алган Илдар Галиев хөрмәтенә истәлек тактасы куелды.

Махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Илдар Галиев исемен мәңгеләштерү максатыннан, бүген ул үзе белем алган Балтач гимназиясендә истәлек тактасы ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, район башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васыйл Вәлиев катнашты.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Илдар Галиев «Батырлык» ордены кавалеры

Нет комментариев