Миңа да бу чара бик ошады
Ураза гаете хөрмәтенә Яңгулда балалар өчен бик күңелле бәйрәм оештырдылар.
Башта авыл мәчетендә дини нәсыйхәт булды. Аннан соң, Яңгул мәдәният йортында бәйрәм тантанасы узды. Балалар өчен төрле мастер-класслар, милли күргәзмә, күңелле уеннар үткәрелде.
Тамашачылар өчен дә бик кызыклы милли уеннар уйлап таптылар. Шулай ук барысын да кайнар коймак, чәй, пылау сые белән сыйладылар. Авыл халкы «Яңа тормыш» җәмгыятенә, аның җитәкчесе Ранил Габдрахмановка, авыл җирлегенә, барлык оештыручыларга зур рәхмәт белдерәләр. Миңа да бу чара бик ошады, күңелдә истәлекләр, якты тәэсирләр калдырды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев