Безнең "урам"га да "бәйрәм" килде. Җәй буе "бәйрәм итәчәкбез"!
Эш бик җитди булырга ошап тора... Инде ничә еллар зар елаткан юлларыбызны төзекләндерү башланды. Әлеге эш шактый вакытка сузылачак. Шуңа күрә юлдан йөргәндә игътибарлы булуыгызны, юл төзүчеләргә дә үзегезгә дә куркыныч тудырмавыгызны сорыйбыз.
Кызу эш барса да әлеге араны узуы күңелле... әһә, кайгырталар, уйлаганнар, зарлар барып җиткән, ишеткәннәр, колак салганнар, эшлиләр... әй, рәхәт бит ул кайгыртучылар булганда...
Зур рәхмәт, сезгә!
Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев