Якташыбыз, контракт буенча хәрби хезмәт узучы Арбор авылы егете Шамил Рифат улы Рәхматуллин махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды.
Вөҗданы кушуы буенча, Шамил тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлаган батыр солдатларыбызның берсе. Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте.
Шамилнең әти-әнисе Рәмзия һәм Рифат Рәхматуллиннарның авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.
Нет комментариев