1 апрельдән басмалар Саба почта бүлеге аша җибәрелә
Хөрмәтле абунәчеләребез! Агымдагы елның 1 апреленә кадәр басмалар, шул исәптән «Хезмәт», «Азьлане» газеталары урыннарга Балтач почта бүлеге аша таратыла иде.
1 апрельдән барлык басмалар Саба районара почта бүлеге аша урыннарга җибәрелә башлады. Кайбер очракларда газета-журналлар урыннарга вакытында барып җитми яисә урта битсез булу турында редакциябезгә хәбәрләр килә.
Газеталар урыннарга барып җитмәсә, Балтач почта бүлекчәсенә яки Саба районара почта бүлегенә шалтыратуыгыз сорала.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев