Кеше күңелен күрү дә саваплы эшләрдән санала.
Начар яшәмибез. Шөкер, өстәл тулы муллык белән Яңа елны каршылыйбыз, кыйммәт дип тормыйбыз, балаларыбызга зур-зур уенчыклар алабыз, сөйгәннәрне алтын-көмеш, яхшыдан-яхшы мобильниклар белән куандырабыз. Начар яшәмибез, өйгә ролла, пицца гына кушабыз. Әәә, әле тагын бәясен кыйммәтсенеп тормыйбыз, өйгә Кар кызы белән Кыш бабайны да чакырабыз. Үгез елы булгач, быел Кыш бабай белән Кар кызы терлекчелек комплекслары тирәсендә дә күренгәли. Бәйрәм итә белгән Сырья, Улисьял яклары уңганнары махсус чакырткан үзләрен. Көненә унышар чакыру кабул итәләр икән. Кеше күңелен күрү дә саваплы эшләрдән санала. Киемнәргә ферма исе сеңә дип борын җыермаган Кар кызы белән Кыш бабайга афәрин диясе килә. Килгән-килгән мул яшәүчеләрне акча юк дип зарланмыйча яшәргә дә өйрәтеп китсен иде ул.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев