Сезгә күркәм сабырлыклар телим, диде Рамил Рәшитович.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбыз кураторы Камил Әсгать улы Ногаев районыбызга эшлекле сәфәре вакытында район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән районыбыздан өлешчә мобилизация шартларында хәрби операциядә батырларча һәлак булган ир-егетләребезнең гаиләләренең хәлләрен белеп, балаларына Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр.
«Районыбызның ватанпәрвәр егетләре дә бүгенге көндә хәрби бәрелешләрдә батырларча катнаша, ил, халкыбызның тыныч тормышы өчен көрәшә. Кызганыч, яу кырында башларын салган солдатларыбыз да шактый. Сезгә тагын бер кат күркәм сабырлыклар телим», — дип ассызыклады район башлыгы.
Нет комментариев