Безнең районда бу...
Субаш авыл җирлеге узган ел җыйган үзара салым акчасын быел үз җирлекләрендәге зиратларны ремонтлауга тотты. Шул хисапка Югары Субашта яңа зират ясалган.Аның яртысы христиан, яртысы мөселман зираты булачак икән. Моңарчы христиан зираты гына булган. Мөселманнарны үлгәчтен кая күмгәннәр соң, дип сорар укучым. Түбән Субаш, Сосна Пүчинкәсе зиратына, я кайсы авылдан килен булып килгән, кире шунда күмгәннәр.
“Яңа зиратның капкаларын әле ясыйлар гына, коймаларын кору бара, будкаларын киләсе елга ясатырбыз, – ди җирлек башлыгы Рәнис Вафин. – Сосна Пүчинкәсендә дә зират төзекләндерелде, шулай ук Көшкәтбашта зиратның каршы ягы акча җиткәнчә яңартылачак”.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев