Җәмгыять

«Казан Марина»» туристлык территориясенә автомобиль юлы салыначак

ерриторияне планлаштыру документациясен эшләү буенча биремнән күренгәнчә, юл ике полосалы, IV категорияле булачак

Татарстанның Лаеш районындагы «Казан Марина» туристлык территориясенә автомобиль юлы салыначак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының территорияне планлаштыру проектын әзерләү турындагы боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Территорияне планлаштыру документациясен эшләү буенча биремнән күренгәнчә, юл ике полосалы, IV категорияле булачак. Аның якынча озынлыгы – 5,8 километр (озынлыгын документлар төзү процессында ачыклау күздә тотыла). Проектлау территориясе мәйданы - 26,8 гектар.

Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев