Казанда икенче Бөтендөнья хатын-кызлар сьезды бара. Бүген аның икенче көне. Биредә безнең районнан да бертөркем делегация катнаша.
"Милләтнең нигезе - гаилә, Гаиләнең нигезе - хатын" дигән темага үтүче сьезд үзенең эшчәнлеген бай эчтәлекле күргәзмә белән ачып җибәрде, дип хәбәр итәләр безгә. Делегатлар Казан буйлап сәяхәт итә, балалар бакчаларындагы милли эшчәнлекне өйрәнә, спектакльләр карый һәм башкалар.

Нет комментариев