Казанда тагын 7 мең күп балалы гаилә җир кишәрлеге көтә
Татарстан башкаласында 2011 елдан бирле 11 мең күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган
Татарстан башкаласында 2011 елдан бирле 11 мең күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алган инде, чиратта тагын җиде мең гаилә. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр итте.
Быел барлыгы 877 кишәрлек бирелгән, меңнән артыгы тапшыруга әзерләнә. Казанның төп проблемасы-җир кишәрлекләре кытлыгы. Исәпләүләр буенча, 4,5 меңнән артык җир кишәрлеге җитми. Шуңа бәйле рәвештә яңа территорияләр сайлау буенча эш алып барыла.
Кишәрлекләрне бүлү барыннан да активрак Биектау районында бара – бу территория шәһәргә якын булу сәбәпле гаиләләр арасында аеруча зур ихтыяҗга ия. Анда 1600 кишәрлек формалаштырылган, шуларның 1400е инде бүленгән. Югары Ослан районында 1000нән артык гаилә өчен территорияләр сайлап алынган.
Җир бирүгә альтернатива булып 200 мең сум күләмендә акчалата түләү тора. Хәзерге вакытта түләүгә 38 гариза бирелгән, акчаны 21 гаилә алган инде.
Спикер яшәү урыны үзгәргәндә шунда ук профильле комитетка хәбәр итәргә кирәклеген искәртте. Адрес үзгәрү аркасында гаиләләр участок бирүгә һәрвакытта да вакытында чакыру ала алмыйлар.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев