Айгөл Таҗиевадан болгарча кыяр рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Таҗиевадан болгарча кыяр рецепты

Телеңне йота торган кыяр тозлау рецепты

1 литрлы банкалар кирәк булачак:

  • вак кыяр
  • лавр яфрагы 1 шт
  • 10 шт кара борыч
  • 1 шт суган
  • 1 аш кашыгы тоз 
  • 2 аш кашыгы шикәр комы
  • 4 аш кашыгы 9% уксус

Стерильле банка төбенә ярты боҗра итеп туралган суган, лаврушка, шикәр, тоз, кара борыч салыгыз. Аның  өстенә кыяр тутырабыз һәм өстенә кайнар су агызабыз, уксус өстибез. Банканы стерильләштерелгән капкач белән каплагыз һәм җылы сулы кәстрүлгә куегыз.

Су кайнап чыгу белән, кыярлар төсен үзгәртүгә (~3-4 минут), банкаларны алып ябыгыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев