Самарада кран ике машина өстенә ава. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер кеше җитди травмалар ала. Бу хакта “Вести” каналы хәбәр итә.
“Ниндидер мизгелдә бар нәрсә ауды” , — дип сөйли төзүчеләрнең берсе. Ул хезмәттәшләре белән бергә зыян күргән крановщикка ярдәмгә килә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Кайбер мәгълүматлар буенча,крановщик хастаханәгә барганда, юлда үлә. Кадрларда күренгәнчә, җиңел машина һәм КамАЗ зыян күрә,аларга кран башнясы ава. Бәхеткә машина хуҗалары зыян күрми.
Фото: https://vk.com/dtp_sam
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев