Күршеләр күпер сорыйлар
Җәмгыять

Күршеләр күпер сорыйлар

"Российская общественная инициатива" сайтында һәр теләгән кеше тавыш бирә ала торган итеп Малмыж районында Нократ(Вятка) елгасы аша стационар күпер салу турында инициатива белән чыкканнар.

Малмыж шәһәренеӊ елга аша урнашкан ягында 4 меӊнән артык кеше яши. МФЦ, банклар, хастаханәгә, полициягә һәм башка оешмаларга бару өчен алар шәхси кулда булган пантонлы күпердән йөрергә мәҗбүр. Ә аныӊ бәясе 300 сумнан башлана. Тавыш бирү 19 гыйнвар көненә кадәр барачак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев