Май бәйрәмнәре 10 көн тоташ булачакмы?
Җәмгыять

Май бәйрәмнәре 10 көн тоташ булачакмы?

Яллар халыкка көзгелеккә азык-төлек хәзерләргә ярдәм итәчәк, шулай ук алар якыннары белән күбрәк аралаша алачак.

Дәүләт думасына май бәйрәмнәрен 1еннән 10ына кадәр озайту буенча тәкъдим кергән. Депутатлар фикеренчә, әлеге яллар халыкка көзгелеккә азык-төлек хәзерләргә ярдәм итәчәк, шулай ук алар якыннары белән күбрәк аралаша алачак.

Әлеге тәкъдимне кертүче "Яңа кешеләр" фракциясеннән Владислав Даванков бу алымны бик тиз гамәлгә кертеп булачагын да әйткән. "Ковид таралган чакта без шулай ял иттек инде", - дигән ул.

Шул ук вакытта, аның фикеренчә, май бәйрәмнәрен яңа ел каникуллары исәбенә озайтырга мөмкин.

Чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


ял

Нет комментариев