«НУР»ны Татарстан башкаласында инде алтынчы мәртәбә уздыралар
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган «НУР» халыкара медиа сәнгать фестивалендә булды. Шуннан соң ул шәһәр халкын һәм кунакларын социаль челтәрендәге үз бите аша чарага барырга чакырды.
МАКС мессенджерында үзенең рәсми каналында республика башлыгы балкып торган Спас манарасы белән видео урнаштырды. Кадрларда анда төсле визуаль эффектлар уйнавы күренә – бу фестиваль бизәлешенең бер өлеше.
«НУР»ны Татарстан башкаласында инде алтынчы мәртәбә уздыралар. Быел фестивальдә Көньяк Корея, Кытай, Франция, Италия һәм Испания вәкилләре катнаша.
Казань КП
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев