Февраль аеннан ремонтка ябылган бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасы ниһаять үз ишекләрен ачты.
Бүген инде балаларыбыз өр-яңа бакчага барды. Биредә балаларга гына түгел, үзебез өчен дә бөтен җир кызыктырырлык матур. Сабыйларыбызны бакча яңа ишегалды, андагы яңа, мавыктыргыч әкият һәм мультфильм геройлары белән каршы алды. Балаларыбызга һәм тәрбиячеләребезгә сәламәтлек теләп, алга таба да яраткан бакчабызга сөенеп йөрергә язсын дигән теләктә калабыз.
Гөлия Әхмәтҗанова
Автор фотолары.
Нет комментариев