Татарстан аграрийлары лизинг буенча 10 мең берәмлек техника алдылар
Авыл хуҗалыгы

Татарстан аграрийлары лизинг буенча 10 мең берәмлек техника алдылар

Лизинг программалары хуҗалыкларга тракторлар, комбайннар һәм башка җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә

Татарстан белән хезмәттәшлек итү чорында «Росагролизинг» компаниясе республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 10 мең берәмлек техника җибәргән. Агросәнәгать комплексын алга таба яңарту турында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм компания җитәкчелеге фикер алыштылар.

Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды. Яклар хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен, аграрийларга ярдәм итү чараларын һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен модернизацияләүне карадылар.

Лизинг программалары хуҗалыкларга тракторлар, комбайннар һәм башка җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. Бу предприятиеләргә техниканы тизрәк яңартырга һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә.

Казань КП


лизинг

Нет комментариев