Республикада сентябрь ахыры климатик нормадан 5 градуска җылырак булачак
Төрлесе

Республикада сентябрь ахыры климатик нормадан 5 градуска җылырак булачак

Республикада уртача һава температурасы якынча +14,6 градус тәшкил итәчәк

Татарстанда 21-30 сентябрьдә уртача температура климатик нормадан 5 градуска югары булачак дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай итеп, бу чорда республикада уртача һава температурасы якынча +14,6 градус, ә Казанда +15,1 градус тәшкил итәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев