Өлкәннәр сүзендә хикмәт бар. Килешәсезме?
Җәмгыять

Өлкәннәр сүзендә хикмәт бар. Килешәсезме?

Балтач үзәк балалар китапханәсендә "Өлкәннәр сүзендә хикмәт бар" дип исемләнгән библиоиртә үтте.

"Беренче номерлы "Акчәчәк" балалар бакчасыннан килгән нәни кунаклар якташ шагыйребез Гарифҗан ага Мөхәммәтшин белән очраштылар, аның үгет-нәсыйхәтләрен, шигырьләрен тыңладылар. Балалар үзләре дә берсеннән-берсе матур җыр-шигырьләрен бүләк иттеләр. Әкият геройлары Чукмар, Тукмар, Йөзембикә әби балаларны дус-тату булырга чакырдылар. Дуслык - көчле итә, дус булуга ни җитә!", дип хәбәр итәләр Балтач үзәк китапханәсеннән.


китапханә өлкәннәр көне өлкәннәр

Нет комментариев