Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Почта таратучылар һәр йортта үз кеше

Бу атнада почта тармагында хезмәт кую-чылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Почта таратучылар алар редакция белән халык арасындагы күперчек булып торалар. Ике як бергәләп эшләгәндә генә, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтелә һәм бу үз нәтиҗәсен дә бирә. Бүгенге язмам алдынгы почта бүлекчәсе – Салавыч почта хезмәткәрләре хакында

Салавыч почта бүлекчәсендә бүгенге көндә дүрт кеше хезмәт куя – бүлекчәне Фагыйлә Нәкыйпова җитәкли, почта таратучылар – Илүзә Миңнемуллина, Сәвия Хәбибуллина, Рәмзия Гарифуллина. Фагыйлә ханымның почта бүлекчәсендә хезмәт куя башлаганына 20 ел. Шушы еллар дәверендә почта эшчәнлеге үсешенең дә, үзгәреш чорларын да күрергә туры килә аңа. Бүген инде почта бүлекләре үзгәчә. Шулай да аның төп максаты – халык өчен эшләү.

– Бүгенге көндә халыкка бик күптөрле хезмәтләр күрсәтәбез: газета-журналларга яздырабыз, төрле түләүләрне кабул итеп алабыз, хатлар, посылкалар җибәрергә ярдәм итәбез, болардан тыш әле Вайлдберриз, ВТБ банк белән эш итәбез, карталар ачабыз, кредитларга заявкалар эшлибез. Иминиятләштерү юнәлешендә дә эш алып барабыз. Почта бүлегендә булган товарларны сатабыз, аларның да ассортименты елдан-ел арта бара. Шушы һәрбер эш буенча куелган планнар бар, аларны да үтәп барабыз, Аллаһыга шөкер. Коммуналь түләүләрне почта бүлекчәсенә килеп түләргә ияләнгәннәр әле дә безгә килә. Телефоннан түләүчеләр арасында да ниндидер ялгышлыклар җибәреп, янәдән безгә йөрүчеләр бар. Сезгә түләсәк, тыныч, барлык түләүләр дә чагыша, диләр. Пенсияләрне дә почтальон китереп бирү яклы халык. Өлкәннәр карта белән эшләргә куркалар, бигрәк тә бүгенге заманның кис-кен вәзгыяте булган кырыкалдарлар ятьмәсенә эләгүдән шүрлиләр.

Газета-журналларга язылу елдан-ел кими һәм бу берәү өчен дә сер түгел. Басма матбугатка күбрәк өлкән буын языла, яшьләр бик язылырга теләми. Шулай да безнең җирлектә газета-журналларны кулга тотып укырга яратабыз, телефон аша түгел, диючеләр бар әле, – ди Фагыйлә ханым.

Почта бүлегенә мин кичә бардым. Һәрбер почта таратучы да шунда иде. Инде басма матбугатка язылу чорын әйбәт кенә уздырып җибәреп, көндәлек башкара торган эш белән мәшгуль иде һәрберсе. Эшләреннән әзрәк бүлеп, мин дә алар белән танышып, авылның бүгенге яшәеше белән кызыксынып алдым.

– Минем почтада эшли башлавыма 1 августта 8 ел була. Иске Салавыч авылына хезмәт күрсәтәм. Элек безнең авылда гомер-гомергә ике почта таратучы булган, хәзер инде мин бу эшне үзем генә алып барам. Авыл зур, кеше күп, пенсиядәгеләр хәйран, шунлык белән эшем дә аз түгел. Эшемне яратып башкарам, өлгерергә тырышам. Почтада үз хезмәтен яратмаучылар эшли дә алмыйдыр, – ди Илүзә Миңнемуллина. – Үземнең эшемнән тыш, айга бер тапкыр Салавыч Сәрдегәненә коммуналь хезмәтләр түләүләрен җыярга менәм. Бүлекчә җитәкчесе отпускада вакытта аның урынына да эшләп торам. 2025-2026 елларда республиканың иң яхшы почта таратучылары исемлегенә кердем мин. Эшне аны мактасыннар, дипломнар бирсеннәр дип эшләмисең, шулай да хезмәтеңне күреп, бәя бирә белгәч, күңелгә рәхәт. Хәзер инде күп җирдә почта бүлекчәләре ябыла бара, авыл халкы да Илүзә, эшли генә күр, китә генә күрмә, дип торалар. Коллектив безнең бик әйбәт. Бүлекчә җитәкчесе белән дә, башка почта таратучылар белән дә аңлашып эшлибез. Инде подпискага килсәк, башка еллар белән чагыштырганда, быел подписка авыррак барды. Газетаның бәясе төп рольне уйный. Иң беренче чиратта ничә сум тора, дип сорыйлар. Мәсәлән, дүртәр газета алдыручы кешеләр дә бу яртыеллыкта икешәр генә газетага язылдылар. Тәмле телеңне жәлләмичә, әйдә, язылыгыз инде, дип үгетләп утырган вакытлар да була инде. «Хезмәт»кә район хәлләрен белеп торыйк, район газетасына язылмыйча булмый, дип язылалар. Яшерен-батырын түгел, яшьләр хәзер матбугат белән бик кызыксынмый. Күпчелек язылучылар өлкән буын кешеләре.

Көн тудымы безнең эштә дә әледән-әле яңалыклар барлыкка килеп тора. Без аларга ияләшеп, тырышып эшлибез. Ул замана таләбе инде. Почта таратучылар алар болай да төрле хәлләргә әзер хезмәткәрләр, чөнки нинди генә кешеләр белән, нинди генә характерлар белән очрашмыйсың, бөтенесенә дә юл табарга туры килә.

Салавыч Сәрдегәне авылына хезмәт күрсәтүче Рәмзия Гарифуллина: «Авылыбызда 14 кеше «Хезмәт» газетасын алдыра. Алар гел дә шул язылучы өлкән буын кешеләре инде. Безгә «Хезмәт» булса, шул җитте, дип башка газетага язылмаучылар да бар. Кайбер кешеләр җәйге чорда газета-журналлар укырга вакыт юк, дип язылмыйча кала да, аннан көз көне язылып куялар.  Өлкәннәр күбрәк баш эшләтергә дип кроссвордлар да алдыра. Бәясе артып торганлык белән генә газета-журналларны алдырмыйча калучылар да бар. Безнең авылда өлкәннәр күбрәк. Алар почта хезмәтеннән дә бик яратып кулланалар. Өйләреннән чыгып йөри алмаучы өлкәннәргә товарлар да алып килеп бирәбез, субсидия, пенсия дә өләшәбез. Түләү өчен дә Салавычка төшеп йөриселәре юк, айга бер җыеп алабыз». Рәмзия ханымның төп эше социаль бүлек белән бәйле. Шуңа да ул почта хезмәтен төп эшеннән бушаган арада – кичен башкара.

– Мин Биктәш һәм Яңа Салавыч авылларында хат ташучы булып эшлим, – дип сүзен башлады Сәвия Хәбибуллина. – Бу эштә тәҗрибәм күп түгел, дүрт кенә ел. Басма матбугатка язылу кампаниясен, шөкер, әйбәт кенә башкарып чыктык. Миңа караган авылларда 2026 елның беренче ярты еллыгы белән икенче яртыеллыкны чагыштырып караганда, шуның кадәр үк кеше район газетасына язылды, киметмәдек. Дөрес, арада бәядән кыйммәтсенүчеләр дә бар, олы яшьтәгеләр күз дә күрми инде, дип язылмыйча да калалар. Ә яшьләр бөтен әйбер телефонда бит инде, нәрсәгә безгә газета, диләр. Өлкән буынның сафы сирәгәю белән газета укучылар да кими. Чөнки нәкъ менә шул буын газета тәмен белеп укучылар иде. Без басма матбугаттан тыш, пенсия, пособие да өләшәбез, түләүләр дә алабыз, почтада сатыла торган товарларны сораучыларга алып кайтып та бирәбез һәм һәрчак рәхмәт сүзләрен ишетеп эшлибез. Иң сөендергәне шул.

Бу атнада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче һәрбер почта хезмәткәрен без дә ихластан котлыйбыз. Бәхетле, матур, тыныч киләчәк, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге телибез. Хезмәтегездә һәрчак хөрмәтле булып, рәхмәт сүзләрен һәрдаим ишетеп эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта