«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыйк!» ‒ бу сүзләрне әйтерсең шагыйрь үзе кабатлый...
Татарстанның халык шагыйре, балалар шигъриятенә зур өлеш керткән шәхес, дистәләгән популяр җырлар авторы, публицист Роберт Миңнуллинның арабыздан китүе татар халкының зур фаҗигасенә әверелде.
Шагыйрь берничә ел элек социаль челтәрләрдә зур активлык күрсәтеп, Р.Миңнуллинның Инстаграм аккаунтына 47 меңнән артык язылучы җыелган иде. Халык шагыйренең көндәлек сәламнәре, изге теләкләре төрле төбәкләрдәге күпме милләтәшләребезне сөендерде.
Р.Миңнуллинның үлеме хакында да биредә белдек, бу хакта шагыйрьнең кызы Таңсылу хәбәр итте. Алдагы көннәрдә исә Таңсылу газиз әтисенең аккаунтына язылучыларны сәламләп, шагырьнең фотоларын һәм шигъри юлларын урнаштырды. Шунда ук аңа бик күп рәхмәт сүзләре һәм мөрәҗәгатьләр килде. Таңсылуга әтисе башлаган эшне һичшиксез дәвам итәргә, аның шигырьләрен халык арасында «яшәтергә» кушалар.
«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыйк!» ‒ бу сүзләрне әйтерсең шагыйрь үзе кабатлый... Шушы сүзләр белән татар халкын сәламләп, Таңсылу әтисе башлаган изге эшне дәвам итә, дип яза Сәхнә.
Фото: instagram.com
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев