ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, очрашу республика хөкүмәте йортында узган
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Новамед-2026» медицина эшләнмәләре әйләнеше» VI Бөтенроссия форумында катнашу өчен Казанга килгән Росздравнадзор җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашу уздырды.
ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, очрашу республика хөкүмәте йортында узган. Яклар халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча уртак эш, шулай ук «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «гаилә» милли проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Вести Татарстан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев