Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алына торган Россия Федерациясенең 3 төбәге исемлегенә керде

Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында 2019 ел нәтиҗәләре буенча илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынган Россия төбәкләре исемлегенә керде, дип хәбәр итә «Медиалогия» компаниясе.


Барыннан да ешрак республика «Торак һәм шәһәр мохите», «Мәдәният», «Мәгариф» һәм «Экология» илкүләм проектлары белән бәйле материалларда телгә алына.

Шулай ук Татарстанда «Мәдәният» милли проекты кысаларында «Мәдәни мохит», «иҗади кешеләр» һәм «цифрлы мәдәният»төбәк проектлары булдырылуы турында хәбәр ителде.

Безнең республика рейтингның икенче баскычында урнашкан, медиаиндекс — 158 153,4. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның беренче яртыеллыгында торакны файдалануга тапшыру 17,7% ка артты, 1,4 млн кв.метр тәшкил итте.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында («Экология» илкүләм проектына керә) Татарстанда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары төбеннән 21 судно күтәреләчәге һәм ТР хакимиятләренең өч ел дәвамында «Мәгариф» илкүләм проектының төбәк проектларын тормышка ашыруга 5,9 млрд.сум юнәлдерәчәге турында хәбәр итте.

erid: 2VtzqumtM4F

Төбәкләр унлыгына шулай ук Краснодар крае, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре, Приморье крае, Мәскәү, Төмән һәм Тверь өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Башкортостан кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B