«Изгелектә безнең тырыш халкыбыз»
Май — ямьле ай, чисталык ае. Хәер, республикабызда чисталык икеайлыгы апрельдән үк башлана.
Тиздән — Сабантуйлары. Кунаклар күп кайтачак. Хәер, Балтачка эшлекле шартларда да кунаклар килеп тора. Шуңа күрә гел төзекләндереп, матурлап, чистартып торырга кирәк.
Җирлекләр дә бу арада бик тырышып эшләп алды. «Изгелектә безнең тырыш халкыбыз», ди Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та. Чыннан да, үзең яшәгән төбәкне карап-чистартып тору изге эшләргә керә. Авыл җирлеге башлыгы зират коймаларын буяган һәм башка төзекләндерү-чистарту эшләрен башкарган һәркемгә рәхмәтле.
Нет комментариев