27 октябрь көнне “Уникс” концертлар залында КФУның "Беренче курслар көне" фестиваленең гала-концерты узды.
“Бу көнне 2 ай дәвамында барган КФУ институтлары арасындагы көрәшкә нәтиҗә ясалды. Безнең "Яшьлек" бию коллективы халык биюләре номинациясендә 1нче урынны яулады. Җитәкчебез Дамир Хөснетдинов һәм безнең өчен бу зур җиңү булды”, – дип сөенечләре белән уртаклашты райондашыбыз Гөлназ Әсхадуллина. Һәрбер район һәм республикакүләм чараларда актив катнашып, җиңүләр яулаучы Гөлназыбызга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Гөлназ Әсхадуллина фотолары
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев