Урамыбызга керерлек түгел, дип чаң суга биредә яшәүчеләр. Кайда дисезме?
Җәмгыять

Урамыбызга керерлек түгел, дип чаң суга биредә яшәүчеләр. Кайда дисезме?

Кариленең Һади Такташ урамына керерлек түгел, дип чаң суга биредә яшәүчеләр.

"Узган ел көздəн урамыбызны балчык белән тигезлəделәр, артыннан ук көннәр салкынайтты һәм тип-тигез яхшы юл булып калды. Хəзер яз, җебетте, йөрерлек түгел, күп йортларда төзелеш бара,  машина бата, җəяү дә йөреп булмый. Безне бер сорау борчый, урамыбызга таш жəяргə тиеш булмадылар микəн?  Узган ел авыл советы җитәкчелеге  юлларыгызны рəтлибез дип ышандырган иде. Әллә шушы балчык турында әйтүләре булды микән?

Җәй якынлаша, димәк, төзелешләр дәвам итәчәк, ә без материаллар алып кайту түгел, йорт янына барып җитә алмый азапланабыз.Җитәкчелек безнең гозерне ишетсен иде, зинһар, чарасын күрегез!", дип шалтыраталар Кариленең Һади Такташ урамында яшәүчеләр.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Кемгэ хажэт сон без! Узара салым жыйганда гына, искэ алалар бит безне((((