VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Балтачка килә
Җәмгыять

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Балтачка килә

Программада ике төркемгә бүленеп Бөрбаш һәм Балтач үзәк мәчетләрен карау, шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге һәм Бөрбаш мәктәбенең милли тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге белән танышу, төзелеп килүче малайлар пансионатын карау бар.

4 июль көнне делегатлар Балтач һәм Бөрбаш авыл җирлекләре белән танышачак. Программада ике төркемгә бүленеп Бөрбаш һәм Балтач үзәк мәчетләрен карау, шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге һәм Бөрбаш мәктәбенең милли тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге белән танышу, төзелеп килүче малайлар пансионатын карау бар. Делегатларның очрашу урыны Сабантуй ял паркы булачак. Соңыннан аларны квест уены көтә. Исегезгә төшерәбез: Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар яшьләрен берләштерү, уй-теләкләрен якыннанрак белү, алар белән тыгыз элемтәләр урнаштыру максатыннан 2004нче елдан башлап ике елга бер җыела.

Миләүшә Халикова.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Яшьләр форумы

Нет комментариев