Хәрби бәйрәмгә дәшәләр
Җәмгыять

Хәрби бәйрәмгә дәшәләр

Тантана 9.00 сәгатьтә башлана

Хәрби диңгез флоты көне — ул моряклар, диңгезчеләр, иксез-чиксез диңгез-океаннарны гизгән иптәшләр, романтиклар бәйрәме.

Ватаныбызның тынычлыгы, иминлеге хакына хәрби бурычларын үтәгән һәм бүгенге көндә Ватан сагындагы ир-егетләрне Хәрби диңгез флоты көне белән тәбрик итәм. Саулык-сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхет-шатлык, гаиләләренә иминлек, ил-көнебезгә тынычлык телим.

Шул уңайдан, 30 июль көнне һәркемне якыннары белән бергә «Ватан сакчылары» паркына дәшәбез. Тантана 9.00 сәгатьтә башлана.

Наил Хөснетдинов, флотчы ветераннарның район оешмасы рәисе.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Хәрби-диңгез флоты көне

Нет комментариев