Хуш, Наил ага! Район җәмәгатьчелеге сезне мәңге онытмас! Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын!
Кырларда мул уңыш җыйган көннәрдә районыбызга авыр хәбәр килде — озак еллар “ВЛКСМның 50 еллыгы” исемендәге хуҗалыкны җитәкләгән, әле аннан соң да егерме елдан артык Нөнәгәр җирлегенең ветераннар Советын әйдәп барган, март аенда үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп узган Наил Салих улы Салихов вафат булды.
Районыбызның гүзәл почмагы булган Пархода авылында 1931 елның 9 мартында дөньяга аваз салган Наил Салих улының балачагы, яшьлек еллары илебезнең авыр чорлары белән бергә үрелеп барган. Сугыш тәмамлангач, бертөркем авылдашлары белән бергә Наил Салих улына да “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырыла. Әтисе Салих ага да, ул заман өчен бу шаккатыргыч күренеш — 30 елга якын туган авылында рәислек итә. Шушы үрнәктә тәрбияләнгән Наил ага Салихов та гомере буена халыкка игелек-ле хезмәттә булды. Чепья урта мәктәбендә урта белем алуга, 1950-1954 елларда Пыжмара, Комзавод, Сәрдек мәктәпләрендә балалар укытты. Аннан Чутай җидееллык, Нөнәгәр сигезьеллык мәктәпләрендә уналты ел директор булып эшләде. Әле шуның ун елын партоешма секретаре вазифаларын да башкарды.
1970 елның ноябрь аенда Наил Салих улын “ВЛКСМның 50 еллыгы” исемендәге колхозның председателе итеп сайлыйлар. Менә шушы пос-тында ул, нәкъ әтисе Салих ага кебек, эшенә җанын-тәнен биреп, 21 ел хезмәт куя.
Наил Салих улы колхозда һәм җирлектә хезмәт куючы кешеләрнең эш һәм ял шартларын яхшырту өчен гаять зур тырышлык күрсәтте. Нөнәгәр һәм Чутай авылларында күп санда социаль объектлар, техника саклау һәм ремонтлау өчен җылытылган, уңайлы гаражлар төзелде, булганнары төзекләндерелде. Терлекчелек биналары читкә салынып, 800 баш мөгезле эре терлеккә хисапланган тулы бер терлекчелек комплексы пәйдә булды. Бу чорда башкарылган эшләрне, куелган олы хезмәтне авыл халкы әле дә онытмый.
Наил ага туган төбәгендә генә түгел, бөтен районда инсафлы, зыялы, исәпле, югары культуралы җитәкче буларак хөрмәт ителде, кешеләргә һәрвакыт мәрхәмәтле мөгамәләдә булды. Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен ул 1983 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, 1988 елда аңа “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, алдарак “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелде, төрле елларда халык депутатларының район һәм Нөнәгәр авыл Советлары депутаты булып сайланды. Наил Салих улы Салихов районыбызның иң олы бүләгенә — “Балтачның мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.
Искиткеч хәтерле, үткен зиһенле ветераныбыз бергә хезмәт куйган һәр шәхеснең исемен, иген иккән һәр басуның исемен атап, тарихын сөйләп һәркемне шаккаттыра иде. Алай гына түгел, тарихи елларны искә алганда, үзенең үткен фәлсәфи фикерләрен дә җиткерә иде. Моннан ике ай элек, 68 ел бергә, иңне-иңгә куеп, тормыш сынауларына бирешми, һәр көнгә хәер-хаклы булып яшәгән Мөнәвәрә апаның да бакыйлыкка күчүен ирләрчә, ныклык белән каршы алды. Инде менә ул үзе дә соңгы юлына чыкты.
Хуш, Наил ага! Район җәмәгатьчелеге сезне мәңге онытмас! Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын!
Мәрхүмнең балаларының, якыннарының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез.
Балтач район Советы, район Советы башкарма комитеты, район ветераннар Советы, Нөнәгәр авыл җирлеге, “Кызыл юл” күмәк хуҗалыгы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев