Шәрипов Илсур Шәрип улы белән Хәтимә Гарифулла кызының иңгә-иң куеп - гаилә корып яши башлаганнарына 50 ел булды.
Тормышларын тулыландырып 2малай,1кыз алып кайталар. Балалары да үзләре кебек ачык йөзле, ярдәмчел, тырыш булып үсәләр. Һәрберсе гаилә корып, әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр. Бүгенге көндә Илсур абый белән Хәтимә апа олы уллары гаиләсендә кадер-хөрмәттә тигез гомер кичерәләр.
Өлкәннәр көне уңаеннан Юбилярларны котларга Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Яңгул авыл җирлеге башлыгы бардылар. Җылы теләкләрен җиткереп истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылыр.




Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев