Җәмгыять

Ярминкәгә бардык

Башкалабыз Казанда көзге ярминкәләр гөрли.

Балтачлылар да сентябрь башында Мәскәү районы базарын шаулатып кайтты. Бу атнаның шимбә - 22 сентябрь көнне дә алар биредә авыл хуҗалыгы продукциясе сатып, шәһәр халкын куандырып кайтты. Бу юлы ярминкәгә бару чираты - «Сорнай», «Сосна», «Кызыл юл», «Уңыш», Тукай, Рәхимов исемендәге җәмгыятьләрдә булды. Алар белән бергә «Балтач сөт-май комбинаты» һәм район кулланучылар җәмгыяте дә үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев