“Бердәм Россия” сәяси партиясе “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасы җирле бүлегенең VI отчет-сайлау конференциясе булып узды.
“Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасы җирле бүлегенә яңа башлык сайланды. Оешма белән хәзер Чепья авылы кызы Зилия Мортазина җитәкчелек итәчәк. Кемнәр соң алар яшь гвардиячеләр? Алар тырышып эшли һәм белем ала, төрле җәмәгать эшләрендә, мәдәни чараларда, төрле акцияләрдә актив катнаша, спорт ярышларында сынатмый торган районыбызның идер яшьләре. «Яшь гвардия» штабы районның барлык авыл җирлекләрендәге яшьләр, мәктәп укучылары белән эш алып бара. Чарада актив яшь гвардиячеләргә төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов катнашты һәм эшчәнлекне тагын да активлаштыру бурычы куйды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев