Юл төзүчеләрне министр котлады
Җәмгыять

Юл төзүчеләрне министр котлады

Төзүчеләр көне алдыннан районыбызда истәлекле вакыйга – «МДСУ-1» юл төзү һәм ремонтлау оешмасыныӊ сәгатенә 160 тонна асфальт-бетон җитештерә ала торган заводы рәсми төстә ачылды.

Юл төзүчеләрне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов котлап, бүгенге көндә юл төзелешенеӊ зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. Районнан тыш, «МДСУ-1» оешмасы яӊадан 4 районда хезмәт куя, хәтта М-12 Мәскәү-Казан трассасында да эш алып баралар. Асфальт салуны ике бригада башкара, алар заманча техника белән тәэмин ителгән. Барлык төр программаларда катнашып, юл төзүчеләр үзләренә йөкләнгән эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаралар. Башка төбәкләрдә 2-3 ай төзелгән заводны 27 көн эчендә сафка бастырган оешма төзүчеләренә Мактау хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


истәлекле вакыйга «МДСУ-1» оешма

Нет комментариев