Бүген төнлә, районда “Дуслык” авыл хуҗалыгы җәмгыятен җитәкләгән Рамил Әнәс улы Гыйльмуллинның гомере өзелде.
Озак вакыт көчле авыру белән көрәшкән, бернигә карамастан, җәмгыятьнең тотрыклы эшчәнлеге өчен хезмәт куюын дәвам иткән нык рухлы шәхес мәңгелеккә арабыздан китте. Аның хезмәт кешесенә карата булган хөрмәте, җәмгыять авыллары өчен куйган тырышлыклары мәңге онытылмас. Мәрхүмнең җәсаде туган авылы Кенәбашта гүргә иңдереләчәк.
Гаиләсенең, якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев