90 яшьлек Нәзирә Әюповнадан «Иваси» салаты
Аш-су бүлмәсе

90 яшьлек Нәзирә Әюповнадан «Иваси» салаты

Сез дә ясап, ашап карагыз әле!

Иркутскийдан Балтач бистәсенә күченеп кайткан Нәзирә Хәбибуллинаның үзе генә белеп ясый торган «фирменный» салаты бар.

Салатның исеме билгеле түгел, шуңа без дә җайлаштырып кына «Иваси» салаты дип торыйк. Чөнки ул иваси балыгыннан ясала.

Бер консерва ивасины тәлинкәгә бушатасың, шуңа ике йомырка саласың, һәм бераз суган өстисең дә, болгаткач, тәмле генә салат килеп чыга. Сез дә ясап, ашап карагыз әле!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


салат

Нет комментариев