Абрикостан варенье рецепты
Аш-су бүлмәсе

Абрикостан варенье рецепты

Әзер кайнатманы чиста коры банкаларга салыгыз, стериль капкачлар белән каплагыз

Кирәк булачак:
Абрикос — 1,5 кг
Шикәр комы — 1,5 кг
Лимон — 1/4 

Эш барышы: абрикосларны юыгыз һәм киптерегез, сөякләрен алыгыз һәм җимешләрен урталай кисегез. Аннан соң катламлап кәстрүлгә салыгыз, һәр катламга шикәр сибегез, каплагыз һәм, җимешләргә сок чыгару өчен бүлмә температурасында 6-7 сәгатькә калдырыгыз. Абрикосларны җайлап болгатыгыз һәм уртача утка куегыз, кайнап чыккач күбеген җыеп, сүлпән утта 40-50 минут кайнатыгыз. Әзер булырга 10 минут кала чирек лимон суын сыгыгыз.

Әзер кайнатманы чиста коры банкаларга салыгыз, стериль капкачлар белән каплагыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев