Айгөл Бариевадан лечо рецепты
Аш-су бүлмәсе

Айгөл Бариевадан лечо рецепты

Җырчы Айгөл Бариева искиткеч тәмле лечо — “Анкл Бенс” ясау ысулын тәкъдим итә

Салат өчен:

1 стакан көнбагыш мае;

1 стакан шикәр комы;

1 стакан (200гр) томат пастасы кирәк була.

Әлеге ингридиентларны болгатырга һәм сүрән утка утыртырга, шикәре эреп беткәнче болгаткалап торырга кирәк. Шуннан соң вак итеп туралган ташкабак (2 кило), ярты стакан су, 2 аш кашыгы уксус һәм 2 аш кашыгы тоз өстәргә. Сүрән генә утта 10 минут пешерергә.

Вак итеп туралган суган (1 кг) өстәргә һәм 10 минут пешерергә. Аннан соң 1 кг озынча итеп туралган татлы борыч салып, тагын 10 минут пешерергә. Вак итеп туралган помидор (1 кг) өстәгәч, 20 минут дәвамында сүрән утта тотарга кирәк.

Салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Кечкенә банкаларга — 1 чәй кашыгы, ә зурларга — 1 аш кашыгы уксус салып ябабыз. Эшнең ахырында банкаларны әйләндерергә һәм, төреп, 1 тәүлеккә җылы урынга куярга кирәк.

Интертат

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев