Кабак белән алманың, эчләрен алып, кыргыч аша удым һәм җыелган суын сыгып алдым.
Чыгарылган масса 4 кг иде. Шуңа 0,5 кг күрәгәне вак итеп турап куштым һәм 3,5 кг шикәр комы салып кайнатырга куйдым. Кайнап чыгып ун минут чамасы тоткач, сүндереп куйдым. Суынгач, тагын кайнатып чыгарып, ун минут пешердем һәм тагын сүндереп куйдым. Өченче тапкыр кайнап чыккач, ярты сәгатьләп тоттым. Болгаткалап торырга онытмагыз, төбенә ябыша күрмәсен.
Кайнатма мин көткәннән дә яхшырак чыкты, үзе куе, үзе тәмле! Чәй эчәргә дә, пирог эчлегенә дә әйбәт.
Резидә Фәйзуллина
Сарман
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/alma-beln-kabak-povidlosy-retsepty
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев