Алмадан сок
Аш-су бүлмәсе

Алмадан сок

Бик тәмле, кибет согы кебек килеп чыга.

12 литрлы чиләккә коелган алмаларны яртысыннан артык итеп турап тутырабыз. 7 л кайнар су агызып, төнгә калдырабыз. Иртән алмасын сөзеп алып, шул суны кайнатып чыгарабыз һәм кабат алмалар өстенә агызабыз.

Кич, су суынгач, 3 л сокка 300 г исәбеннән шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз, аз гына лимон кислотасы өстибез һәм банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып, төреп куябыз.

Шикәр комын алмага карап кушарга кирәк. Баллырак алмага — киметергә, әчерәк икән, арттырырга мөмкин. Бик тәмле, кибет согы кебек килеп чыга. Су кушып та эчәргә була.

Чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


сок алма

Нет комментариев