Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Алмадан желе ясау рецепты

Алмалар таралып, пешеп беткәч, сүндерәсе дә, сөзәргә куясы

Быел җиләк-җимеш, яшелчә күп булды. Алманы нишләтеп бетерергә белмәгәннәр өчен, желе ясап карагыз. 
1 зур кастрюльгә алманы кабыгыннан чистартмыйча, эчендәге төшләрен алмыйча, бары тик, эленеп торган яфрак кайрысын гына өзеп аласың да, бер кат юып, пешерергә куясың.
Шуңа 2 литр кайнаган су өстисе. 
Алмалар таралып, пешеп беткәч, сүндерәсе дә, сөзәргә куясы (мин яулыкта сөздем). 1 тәүлек суын саркытасы.
Икенче көнне шул чыккан суын (минеке 1.5 банка булды) банкага салып карыйсыз да күпмерәк икәнен, газга кайнатырга куясыз. Болгатып торырга онытмагыз.
1.5 банка алма суына шуның хәтле яки бераз артыграк шикәр комы өстисез. 1 сәгатьтән артыграк  кайнатасы. Өстенә җыелган ак күбеген кашык белән җыеп аласы. Суынгач банкаларга тутырып куясы.

Чыганак: Альбина Салихова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев